Греция атнасына 4 мең россиялене илгә кертү өчен рөхсәтне 19 апрельгә кадәр озайтты

Әлеге яңалык 5 апрельдән үз көченә керә.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Греция Хөкүмәте атнасына 4 меңгә якын россиялене илгә кертү өчен рөхсәтне 19 апрельгә кадәр озайтты.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, туристлар коронавирус инфекциясенә каршы тест үтәргә һәм үзләре белән кунакханә номеры бронен раслаган ваучер булырга тиеш.

Яңа рөхсәт дүшәмбедән 19 апрельгә (06.00 сәгатькә) кадәр гамәлдә булачак. Шулай ук атнасына күп дигәндә 4 мең Россия гражданына бары тик һава юлы белән һәм Афина, Салоники, Ираклион аэропортлары аша гына илгә керергә рөхсәт ителә.

Россия сәяхәтчеләре берничә шартны үтәргә тиеш. Аларның Грециягә килергә 72 сәгать кала үткән ПЦР-тест нәтиҗәләре тискәре булуы кирәк.

Тестның дәүләт яки компетентлы орган тарафыннан сертификатлаштырылган шәхси лабораторияләрдә ясалган булуы шарт. Шулай ук туристларның инглиз телендә диагноз турында белешмәсе (анда кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме һәм паспорт номеры күрсәтелгән) булырга тиеш. Аны Грециянең гражданнарны яклау генераль секретариаты һәм Милли иҗтимагый сәламәтлек саклау оешмасы хезмәткәрләренә күрсәтергә кирәк.

Беренчел рөхсәт буенча Греция территориясенә Россиядән атнасына 500 кеше генә керә ала иде. 21 марттан ил Хөкүмәте квотаны 4 мең кешегә җиткерде.