Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә Рөстәм Яхин иҗатына багышланды
Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Буа, 4 апрель, «Татар-информ», «Байрак»). Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә узды. Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин иҗатына багышланды.
Быел композиторның тууына 100 ел тулачак. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбе белән берлектә оештырылган чарага кунак итеп районның ветераннар советы әгъзалары, Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылды.
Музей директоры Люция Әхмәтҗанова сәнгать мәктәбе коллетивына Рәхмәт хаты, күренекле буалылар турында «Землячество — душе опора» дигән китаплар тапшырды. Педагог Резеда Фәхертдинова Рөстәм Яхинның иҗаты белән таныштырды. Шулай ук Венера Зәйнуллина, Римма Халитова композиторның әсәрләрен башкардылар. Кичәдә республика гимны да яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз