news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Үзбәк авылы кешеләренә көндәлек кирәк-яраклар китерә

Авылда 28 кеше яши, аларның 14-15е генә авылда кышларга кала.

Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Үзбәк авылы кешеләренә көндәлек кирәк-яраклар китерә
zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 4 апрель, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Үзбәк авылы кешеләренә беренчел кирәк-яраклар китерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Зәй-Каратай авыл җирлегенә керүче Үзбәк авылында 28 кеше яши. Шуның 14-15е кыш чыгарга дип авылда кала. Калганнары бакчачылар булып кына исәпләнә.

Зәй-Каратай авыл башлыгы Миләүшә Идиятова әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзбәктә 12 кеше бар. Алар барысы да өлкән яшьтәгеләр, 65 яшьтән олыраклар, ди.

—   Без алар белән берничә мәртәбә очрашып, әңгәмә үткәрдек. Алар барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклый, хәлне аңлыйлар. Менә икенче мәртәбә продуктлар, көндәлектә кирәк-яраклар китердек.

Миләүшә Идиятова әйтүенчә, ул бүген Үзбәк авылы кешеләренә дезинфекцияләүче чаралар, медикаментлар алып килгән. Медикаментлар белән Зәй-Каратай фельдшеры Булат Галиуллович тәэмин итеп тора.

—   Әлегә барысы да яхшы, шулай була күрсен берүк, — ди Миләүшә Исхаковна. — Кирәк вакытта алар безгә шалтыраталар, заказлар бирәләр. Барысын да алып кайтып бирәбез, — ди.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100