news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларга өйдән чыкканда үзең белән паспорт алырга кирәклеген искәрттеләр

РФ Хөкүмәте югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләрне раслады.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында коронавирус буенча оператив штаб республикада яшәүчеләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда өйдән чыкканда үзең белән паспорт алырга кирәклеген искәртә. РФ Хөкүмәте карарында шул хакта сүз бара.

Карарда югары әзерлек яки гадәттән тыш хәл режимы кертелгәндә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр санап үтелгән.

«Гражданинның шәхесен раслый торган документны үзең белән йөртергә һәм вәкаләтле вазифаи затлар таләп иткән вакытта күрсәтергә», - диелә документта.

Гражданнар шулай ук җәмәгать тәртибен, РФ законнары таләпләрен, вәкаләтле вазифаи затлардан күрсәтмәләр алганда (шул исәптән, гаммәви мәгълүмат чаралары аша да) гадәттән тыш хәлләрне бетерү җитәкчесенең законлы таләпләрен үтәргә, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаган территориядән эвакуацияләнергә һәм (яки) күмәк, шәхси саклану чараларын кулланырга бурычлы.

«Татар-информ» агентлыгы ике максат буенча өйдән чыгу өчен электрон пропускларның гамәлдә булу вакыты озайтылуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100