news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике максат буенча цифрлы пропускларның гамәлдә булу вакытын озайттылар

Пропускларның гамәлдә булу вакыты дачага бару һәм яшәү урынын алыштыру очракларында озайтылды.

Татарстанда ике максат буенча цифрлы пропускларның гамәлдә булу вакытын озайттылар
pixabay.com

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ике максат буенча (дача/шәһәр читендәге йортка бару һәм дача/шәһәр читендәге йорттан кайту, шулай ук яшәү урынын алыштыру өчен) цифрлы пропускларның гамәлдә булу вакытын озайтты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, дачага бару өчен пропускның гамәлдә булу вакыты ике сәгатькә кадәр (моңарчы бер сәгать иде) озайтылды.

Бу уңайдан SMS-пропускны тәүлегенә ике тапкыр файдаланырга мөмкин.

Цифрлы пропускның икенче очракта (яшәү урынын алыштыру) гамәлдә булу вакыты бер сәгатьтән алты сәгатькә кадәр озайтылды. Шул ук вакытта, аны әлеге максат өчен өч көнгә бер мәртәбә генә рәсмиләштерергә мөмкин.

Калган максатлар өчен цифрлы пропускның гамәлдә булу вакыты бер сәгать тәшкил итә. Республикада яшәүче бер кешегә өйдән чыгар өчен тәүлегенә ике пропуск кына бирелә.

«Татар-информ» агентлыгы республика Хөкүмәтенең электрон пропускларның гамәлдә булу вакытын озайту мөмкинлеген каравы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100