Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ТАНЕКО» комплексында 3000 тоннадан артык авырлыктагы торбаүткәргеч монтажланган
Яңа линия озынлыгы биш километрдан артык булачак.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексында уникаль төзелеш эшләре башкарылды. Белгечләр 30 метр биеклектә 1,8 метр диаметрлы 3000 тоннадан артык авырлыктагы торбаүткәргечне монтажладылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ул заводның факел хуҗалыгын берничә яңа объект, шул исәптән урта дистиллятларны гидрочистарту, водород, гидрокрекинг, гудрон гидроконверсиясе җайланмалары белән тоташтырачак.
Яңа линия озынлыгы биш километрдан артык булачак. Төзелеш срокларын кыскартуга комплекста беренче тапкыр кулланылган орбиталь эретеп ябыштыру технологиясе зур өлеш керткән. Бу алым югары һөнәри осталык, махсус җиһазлар һәм аттестация таләп итә. Үзебезнең илдә җитештерелгән УАСТ-1 торбаларын автомат рәвештә эретеп ябыштыру җайланмасы сыйфатны сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта объектта өч йөзләп кеше эшли. Эшне оештыру персоналның, шул исәптән подрядчыларның иминлеген һәм сәламәтлеген саклау, коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмауга юнәлтелгән барлык кирәкле чараларны исәпкә алып башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз