news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама яшәү өчен иң уңайлы булган моношәһәрләр исемлегенә керде

Белгечләр төп игътибарны моношәһәрләрдә иҗтимагый киңлекләр: паркларны, скверларны, урамнарны һәм яр буйларын төзекләндерүгә биргән.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама 2019 елгы рейтинг нәтиҗәләре буенча яшәү өчен иң уңайлы булган 55 моношәһәр арасына керде. Индекс ел саен Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан Россия Хөкүмәте белән берлектә төзелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Белгечләр төп игътибарны моношәһәрләрдә иҗтимагый киңлекләр: паркларны, скверларны, урамнарны һәм яр буйларын төзекләндерүгә биргән.

Тулаем алганда, индекс алты критерий нигезендә формалаштырылган: куркынычсызлык, уңайлылык, экология һәм сәламәтлек, тәңгәллек һәм төрлелек, әйләнә-тирәлекнең заманчалыгы һәм актуальлеге, идарә итү нәтиҗәлелеге


news_right_1
news_right_2
news_bot