Әлмәт башлыгы шәһәрне көн саен дезинфекцияләү турында яза

«Куркыныч вирусның таралуына юл куймаячакбыз», - дип искәртә Әлмәт районы башлыгы.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). «Көн саен Әлмәт шәһәренә: ишегаллары, тукталыш павильоннары, кибетләр, даруханәләр, кеше күп йөри торган башка урыннарга дезинфекция үткәрәбез. Эш көндез дә, төнлә дә туктамый», - дип яза Татарстанның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

«Узган төндә тулысынча волонтерлардан оештырылган бригадалар эшләде. Аларга бик зур рәхмәт! Бергәләп куркыныч вирусның таралуына юл куймаячакбыз», - дип искәртә ул.