420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чирмешән, 4 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркәтибе Ленар Вәлиуллин Чирмешәндәге волонтерларга медицина битлекләре тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
-Әлеге битлекләрне Казаннан «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлекчәсеннән җибәрделәр, — ди Ленар Айрат улы. -Алар бүген волонтерларга бик кирәк.
Район үзәгендәге волонтерлар отрядында утызга якын кеше исәпләнә. Аларның бер өлеше ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, башкалары район үзәге урамнары буенча рейдка чыга.
— Без көн саен Чирмешәндәге урамнарны әйләнеп чыгабыз, шуңа да битлекләр күп кирәк, — ди волонтер Ландыш Минханова. — Якташларыбыз арасында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучылар да бар. Андыйлар белән әңгәмә үткәрәбез, кисәтәбез.