news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3-7 яшьлек баласы булган аз тәэмин ителгән гаиләләргә пособие түләү тәртибе расланды

Аз тәэмин ителгән гаиләләр айлык түләүләрне 1 июньнән ала башлаячак.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгән гаиләләргә айлык түләүләр тәртибенә карата таләпләрне раслады. Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аз тәэмин ителгән гаиләләр айлык түләүләрне 1 июньнән ала башлаячак.

«3-7 яшьлек балага айлык акчалата пособие билгеләү һәм аны түләү тәртибенә карата төп таләпләрне; 3-7 яшьлек балага айлык акчалата пособие билгеләү өчен кирәкле документлар исемлеген; 3-7 яшьлек балага айлык акчалата пособие билгеләү турында гариза формасын расларга», - диелә документта.

Мишустин шулай ук РФ субъектларының югары вазифаи затларына пособие түләү тәртибен расларга һәм ихтыяҗ булган очракта, әлеге түләүләргә мохтаҗлыгын ачыклау өчен, гаиләләрнең милек белән тәэмин ителешенә карата таләпләрне билгеләргә тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда 3-7 яшьлек балаларга айлык пособиеләр билгеләргә тәкъдим иткән иде. Әлеге пособиеләр керемнәре җан башына бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелергә тиеш. Өстәвенә, бу процедураның гражданнар өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм гади булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100