Тәтештә 2011 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге төп нәтиҗәләренең килешү Беркетмәләре имзаланды

Барлыгы 27 предприятие һәм 7 ТМШ җитәкчесе тиешле кәгазьгә кул куйды

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тәтештә 27 предприятие һәм 7 ТМШ җитәкчеләре райбашкарма комитеты җитәкчесе белән 2011 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге төп нәтиҗәләренең килешү Беркетмәләрен имзалады, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары” газетасы.
Моның алдыннан 2010 елгы Беркетмәләрнең үтәлешенә йомгак ясалды, бу хакта райбашкарма комитетының социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы Ирина Бычкова хәбәр итте. “СтройИнвест” ПМК” ҖЧҖ, “Стройрембытсервис” ҖЧҖ, “Тетюши-сельхозснаб” МТС” ҖЧҖ, “Надежда” ҖЧҖ югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр, аларда производство күләме 311дән 170 процентка кадәр тәшкил иткән, эш хакы һәм хезмәт җитештерүчәнлеге дә арткан. “Теплопромэнерго” ҖЧҖ, “ИдельСтрой” ҖЧҖ, “Тетюшское АТП” ҖЧҖ да үз йөкләмәләрен үтәгәннәр, эш хакларын күтәрә алганнар, район бюджетына һәм РФ Пенсия фондына тиешле түләүләрне күчергәннәр. Әмма “Стройрембытсервис” ҖЧҖ, “Надежда” ҖЧҖ” “Тетюши-сельхозснаб” МТС” ҖЧҖ, производство күрсәткечләре буенча алдынгылыкны биләсәләр дә, район бюджеты һәм пенсия фонды алдындагы йөкләмәләрен үтәмәгән.
Җитештерү күләмнәренең еллык планын “Техсервис Агро” ҖЧҖ (66), “Тәтеш урманы” ДБУ (66), “Омега” ҖЧҖ (38), “Тетюши-Волгоградтракторсервис” ҖЧҖ (25) 70 проценттан да кимрәккә үтәгәннәр. Алар бюджетка һәм пенсия фондына планлы күчерүләрдән дә ерак тора.
Торак милекчеләре ширкәтләре отчет чорында җитештерүнең план күрсәткечләрен нигездә 100 процентка, “Надежда” ТМШдан (78) кала, үтәгән. Район бюджетына һәм пенсия фондына салым һәм салымнан тыш түләүләрне вакытында, тулысынча күчергәннәр, “Уют” һәм “Рассвет“ ТМШларыннан кала, аларда бюджет түләүләре 48 процент кына.
Райпо, “Монастырский“ ПО, “Стройтранс“ ҖЧҖ, “Тетюши Жилсервис“ ҖЧҖ тотрыклы эшләгән.
Беркетмәләрне имзалап, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев 2010 елда кайбер төзелеш оешмаларының үзләренә түбән йөкләмәләр алуын, аларның аерым көч куймыйча үтәлгәнлеген билгеләп үтте. Планнар киеренке, ә бер тармак предприятиеләрендә эш хаклары якынча тигез булырга тиеш, бүген исә аерма ике меңнән дә артык тәшкил иткән.