Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин психологик ярдәмнең кайбер төрләрен лицензияләү турында уйларга тәкъдим итте
Россия Президенты сүзләренчә, лицензияләү нигезсез чикләүләр кертүгә китерергә тиеш түгел.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә психологик ярдәмнең кайбер төрләрен лицензияләүне кертергә кирәк булуы ихтимал. РФ Президенты Владимир Путин «Без бергә» бөтенроссия акциясе волонтерлары белән очрашу вакытында шул хакта белдерде.
Әңгәмә барышында Пермь краеннан психолог Әлфия Денисова илдә база белемен алмаган, ә курслар гына тәмамлаган кешеләрнең психологик хезмәт күрсәтү практикасы киң таралганлыгын әйтте. Аның фикеренчә, мондый дилетантлар клиентларына зыян китерергә мөмкин. «Без бу хәлгә борчылабыз <…> һәм сезнең моңа игътибар итүегезне сорыйбыз <…>», — дип искәртте ул.
«Шарлатаннар бөтен җирдә күп, шарлатан булмаганнары да, тиешле база белеме булмаса да, үзебез булдырабыз, күп нәрсәләргә ирештек, дип йөрүче кешеләр бар», — диде Путин.
«Монда нәрсә эшләргә була? <…> Әгәр билгеле бер эшчәнлек төрләрен лицензияли башласак кына, бу очракта — психологик ярдәм күрсәтү буенча. Моның турында уйларга кирәк. Бернинди нигезсез чикләүләр булмасын, икенче яктан, <… > билгеле бер таләпләр булу кирәк», — дип тәкъдим итте дәүләт башлыгы.
Россия Президенты шулай ук психологлар эшенең мөһимлегенә игътибар итте һәм тиешле структуралар вазгыять белән шөгыльләнәчәк, дип ышандырды. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, «хәзергә аның әзер карары юк», шул сәбәпле ул «төгәл һәм сак булырга» тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз