Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пенсия фонды бала өчен биш мең сум акчага гаризаны кемнәр бирергә тиешлеген аңлатты
Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүче 405 меңнән артык балага 2 млрд сумнан артык акча түләнгән.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Сигез яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә акча алмаган Татарстан гаиләләре 31 мартка кадәр Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге 31 марттан соң булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
Президент Указы нигезендә, сигез яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарына һәм попечительләренә, һәр балага 5 мең сум күләмендә, бер тапкыр бирелә торган акча түләнә.
2020 елда өч яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алучы барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдәге өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырган. Республикада 405 меңнән артык балага барлыгы 2 млрд сумнан артык күләмдә акча түләнгән.
Гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туса, ата-аналар элек бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән булса, алар гариза бирергә тиеш. Түләү өчен гаризаны указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балалар өчен дә бирергә кирәк.
Ата-аналарга һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләре алган, банк счеты ябылган булса, шулай ук гариза кирәк булачак, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз