news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак

Татарстан рестораторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьне хәзерге вакытта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карый.

Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор), республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә җентекле анализ ясаганнан соң, Татарстанда җәмәгать туклануы өлкәсендә кертелгән чикләү чараларын йомшарту буенча хәлиткеч карар кабул итәчәк.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта «Татар-информ» агентлыгы журналистының соравына шулай дип җавап бирде.

«Роспотребнадзордан хәбәр итүләренчә, аларга Президент исеменнән рестораторлар мөрәҗәгате урын алган хат килгән. Алар бу юнәлештә эшли», - диде Галимова.

Хөкүмәт аерым бер территориядәге санитар-эпидемиологик вазгыять өчен турыдан-туры җавап биргән орган буларак Роспотребнадзор тәкъдим иткән анализга нигезләнеп кенә тиешле карар кабул итәчәк.

«Әгәр берни дә янамаса һәм куркыныч булмаса, хатка уңай җавап биреләчәк. Әгәр шикләнү бар икән, карарны кичектерәчәкләр», - дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Бүгенге көндә санитар-эпидемиологик нормалар күзлегеннән караганда вазгыять үзгәрмәде һәм коронавирус йоктырган пациентлар буенча мәгълүматлар көн саен килә.

«Барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылыр һәм элеккеге кебек яши башлаячакбыз дип уйларга әле иртәрәк. Чикләүләр күпмедер вакыт гамәлдә булуын дәвам итәчәк», - дип сүзен төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100