news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Гаилә архивын тапшыр» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Бәйгегә фотодокументлар (слайдлар, фоторәсемнәр, фотоальбом һ.б.); видеодокументлар (видеокассетлар, видеодисклар, флешка); шәхси документлар биреп була.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» дигән конкурс игълан итте. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдырган гаилә архивлары кабул ителә.

Катнашучыларның эшләре читтән торып ике этапта карала. Беренче - муниципаль этап Татарстан муниципаль районнары (шәһәр округлары) башкарма комитетларының архив бүлекләре (идарәләре) тарафыннан 2021 елның 1 мартыннан 19 апрельгә кадәр үткәрелә. Икенче - республика этабы 2021 елның 1 июненнән 30 июньгә кадәр узачак.

Муниципаль этапта катнашу өчен Татарстан Республикасы муниципаль районы (шәһәр округы) башкарма комитетының архив бүлеге (идарәсе) адресына электрон рәвештә һәм/яки кулдан, почта аша гариза тапшырыла. Татарстаннан китеп Мәскәү төбәгендә яшәүче кешеләр шулай ук тиешле муниципаль архивка гариза җибәрә ала.

Конкурска оригинал чыганактагы фотодокументлар (слайдлар, фоторәсемнәр, фотоальбом һ.б.); видеодокументлар (видеокассетлар, видеодисклар, флешка); шәхси документлар биреп була.

Тәкъдим ителгән фото, фоно, видеодокументларга, шәхси документларга аннотацияләр; гаиләнең кыскача тарихы, гаилә әгъзаларының, шул исәптән хезмәт ветераннарының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлеге турында мәгълүматлар кабул ителә.

Документлар 2021 елның 12 апреленә кадәр (ул көнне кертеп) тапшырыла. Эшләр рус һәм (яки) татар телләрендә кабул ителә. Беренче өч урынны алган җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100