news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда Саха Республикасы көннәрен үткәрү планлаштырыла

Июньдә «Якутия — Татарстан» төбәкара форумын, мәдәният һәм сәнгать осталары концертларын, төрле тематикалы түгәрәк өстәлләр, практикумнар һәм күргәзмәләр уздырырга ниятлиләр.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Быел июньдә Татарстанда Якутия көннәрен үткәрү планлаштырыла. Казан мэры урынбасары Евгения Лодвигова Саха Республикасы (Якутия) халыкларының тышкы элемтәләр һәм эшләр министры Гаврила Кириллин җитәкчелегендәге төньяк республика делегациясе белән очрашуда шул хакта әйтте.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстанда Якутия көннәрен үткәрүне төньяк республика делегациясе вәкилләре тәкъдим итте. «Якутия — Татарстан» төбәкара форумын, мәдәният һәм сәнгать осталары концертларын, төрле тематикалы түгәрәк өстәлләр, практикумнар һәм күргәзмәләр уздыру планлаштырыла.

Евгений Лодвигова Якутия белән Татарстан арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул кунакларның уртак чаралар уздыру инициативасын хуплады. Саха Республикасы (Якутия) көннәре агымдагы елның июнендә Казанның төрле мәйданчыкларында планлаштырылган.

Моннан тыш, яклар инновацияләр, креатив индустрияләр, туризм һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Очрашуда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре думасы аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов катнашты.

Чарада РФ Президенты каршындагы Саха (Якутия) Республикасы даими вәкиленең беренче урынбасары Александр Сафронов, Саха (Якутия) Республикасының инновацияләр, цифрлы үсеш һәм инфокоммуникацион технологияләр министры Анатолий Семенов, Ойунский исемендәге Саха театры директоры Петр Макаров һәм башкалар бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100