Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта укучылар арасында бизнес-идеяләр бәйгесе башланды
Гран-прига ия булучы проект авторына 100 мең сум күләмендә премия биреләчәк.
(Актаныш, 4 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актанышта укучылар арасында «Мин булачак эшмәкәр» дигән бизнес-идеяләр бәйгесе башланды. Ул яшьләрне эшмәкәрлеккә үстерүдә ярдәм итү йөзеннән оештырылды.
Жюрига 52дән артык бизнес-идея тәкъдим ителгән. Укучылар аны комиссия алдында яклыйлар. Икенче турга 15 эш сайлап алыначак. Ун җиңүче билгеләнәчәк.
«Бизнес-идеяләр арасында шул кадәр кызыклы, районга файда китерерлек идеяләр дә бар. Без бу кадәр эш килер дип уйламаган идек. Укучыларның шул кадәр актив булуларына сөендек», — ди Татарстан Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Актаныш районындагы вәкиле Алмаз Нурлыев.
Гран-прига ия булучы проект авторына 100 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Беренче өч урынга ия булган бизнес-идеягә 75, 50, 40 мең сум каралган. Биш кешегә кызыксындыру бүләге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз