Быел "Сәләт" чит илдә алан оештырмый

"Сәләт" Татарстан аланнарында чит илдән балаларны кабул итәчәк.

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Быел сәлкешләр чит илдә ял итмәячәк, киресенчә, “Сәләт-Тулпар” проекты кысаларында чит илдә укучы ватандашлар Татарстан аланнарында ял итә алачак. Бу хакта "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова “Татар-информ” да узган "Сәләт" оешмасының 25 еллык эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

“Узган елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Сәләт -Тулпар” проекты эшләп килде. Конкурс нәтиҗәсендә 15 илдән сайлап алынган 50 баланы үзебезнең аланга чакырдык. Алар форумнарда катнашты”, - дип билгеләп үтте Айгөл Габдрахманова.

"Сәләт" яшьләр үзәге директоры әйтүенчә, "Тулпар" проектында катнашкан балаларга аланга бару һәм форумнарда катнашу бушлай булган иде. Татарстан Хөкүмәте аларга акчалата ярдәм күрсәткән. "Быел да шундый формат дәвам итәчәк. Аланнарда төрле илләрдән 50гә якын баланы кабул итәчәкбез”, - диде Айгөл Габдрахманова.