Санкт-Петербургта сугыш каһарманнарын зурладылар

Санкт-Петербургта сугыш каһарманнарын зурладылар

(Санкт-Петербург, 4 март, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Санкт-Петербургта Бөек җиңүнең 60 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларның чираттагысы төньяк башкаланың Мәскәү районында үтте. Анда Бөек Ватан сугышы һәм камалышта калган Ленинград ветераннары җыелган иде. Шулар арасыннан аеруча игътибарга милләттәшләребез ирле-хатынлы Зөлфия Хәким кызы һәм Кәрим Сафа улы Тугеевлар лаек булды.

Кәрим Тугеев – техник фәннәр докторы, Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фронтка алынып, ул Ленинград һәм Украина фронтларында катнашкан. Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Әлеге кичәдә аны шулай ук “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 60 ел” исемле медаль һәм Санкт-Петербург губернаторы В.Матвиенко исеменнән транзистор приемнигы белән бүләкләделәр.

Баш яулыгы һәм чәчәк бәйләме Ленинград камалышын кичергән Зөлфия ханыма да тапшырылды.

Төньяк башкаланың Мәскәү районы хакимияте башлыгы барлык ветераннарны да чын күңелдән котлады һәм шәһәрне немец илбасарларыннан саклауда актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтте һәм аларга исәнлек-саулык һәм тыныч тормыш теләде.