news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гыйнвар аенда җылылык өчен түләү 8 процентка арткан

Түләүләрнең артуы бер атнага якын дәвам иткән салкыннар белән бәйле.

Татарстанда гыйнвар аенда җылылык өчен түләү 8 процентка арткан

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстанда гыйнвар аенда җылылык өчен түләү 8 процентка арткан. Анализ ясау өчен 10 йортны сайлап алганнар.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтелгән мәгълүматлардан күренгәнчә, декабрь аенда, ноябрь белән чагыштырганда, җылылык куллану күләме 31 процентка арткан. Бу счет-фактуралардагы саннарда да чагылыш тапкан. Шул ук вакытта, 2019 елның декабрендә үсеш нибары 13 процент тәшкил иткән.

«Гыйнварда салкыннар бер атнага якын дәвам итте. Ай ахырында кешеләргә киләчәк гыйнвар квитанцияләрендә үсеш узган айга карата якынча 8 процент тәшкил итәр дип көтелә», - диде «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең биллинг һәм электр энергиясен физик затларга сату буенча директор урынбасары Роберт Хәбибуллин.

«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Олег Зверев сүзләренчә, компаниянең Гидрометеоүзәк белән төзелгән килешүе бар, ул узган айның 23еннән агымдагы айның 23енә кадәрге чорга һава температурасы турында мәгълүматлар бирә.

«Температура температура инде ул - көннәр салкынайтса, өйгә җылыны күбрәк бирәләр дигән сүз. Әмма җылылык белән тәэмин итү хисапларында тыштагы һава температурасы исәпкә алынмый», - дип искәртте Зверев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100