news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әсгать Сәфәров Балтачта район советы утырышында катнашты

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе район советы утырышында катнашудан тыш, Бөрбаш мәчетендә булды, пансионат, «Милли хәзинә» остаханәсе эшчәнлеге белән танышты.

Әсгать Сәфәров Балтачта район советы утырышында катнашты
Вакыйф Зәкиев

(Балтач, 4 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Бүген Балтачта «2020 елда Балтач муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар хакында» район советы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Аппарат җитәкчесе Балтач районына эшлекле сәфәре вакытында Бөрбаш авылында булып, республиканың баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт белән очрашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөрбаш мәчетендә һәм шушы җирлектә ачылган «Ярдәм» мөселман пансионатында булды, авыл җирлеге күргәзмәсен күзәтте. Кунаклар шулай ук мәдәният йорты белән бергә урнашкан спортзалда да булды. Җәлил хәзрәт аңа ремонт үткәрү мәсьәләсен күтәрде.

Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе үзәк мәчет каршында эшләп килүче «Мәгърифәт мәркәзе» ндә урнашкан музейда булып, Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе филиалы һәм «Милли хәзинә» остаханәсе эшчәнлеге белән дә танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100