Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зәкят» хәйрия фонды үзенчәлекле балалар өчен иҗади мастер-класс уздырды
Дәресләрдә балалар музыка терапиясен узалар, этикетны өйрәнәләр, шулай ук төрле тренингларда катнашалар.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Кичә инвалид сабыйлар, яшь инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» социальләшү үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен иҗади мастер-класс узды. Әлеге чара нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Бу юлы үткәрелгән мастер-класста балалар волонтерлар белән бергә «Камка» дип исемләнгән аппликация ясадылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәресләрдә балалар музыка терапиясен узалар, этикетны өйрәнәләр, шулай ук төрле тренингларда катнашалар. Кулинария мастер-класслары — аларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Балалар гади ашлар гына түгел, ә профессиональ пешекчеләр ярдәме белән өчпочмак та, прәннек тә пешерәләр.
«Зәкят» хәйрия фондының әйдәп баручы белгече Алсу Җаббарова сүзләренә караганда, үзәкнең төп максаты — балаларны социальләштерү. «Әлеге мәйданчык аралашу һәм үсеш өчен мөмкинлек бирә. Яшьтәшләре белән бергә нинди дә булса яңалык өйрәнү, һичшиксез, күпкә күңеллерәк һәм мавыктыргыч», — ди ул.
Әниләр өчен үзәктә шулай ук тегү эше буенча мастер-класслар, психолог белән тренинглар үткәрелә. Үзәккә баласын йөрткән әниләрнең берсе Наилә Насыйбуллина үзәк эшчәнлеге хакында фикерләрен җиткерде: «Без бу дәресләргә инде икенче ел йөрибез. Һәр дәресне Әмир түземсезлек белән көтә, хәзер хәтта уку да икенче планга калды».
«ТРда инвалид балалар, яшь инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен „Хәят“ социальләшү үзәге» авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән әһәмиятле проект булып тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. 2019 елда әлеге проект кысаларында 250 гаилә өчен барлыгы 500гә якын дәрес үткәрелде. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгенә йөрү бушлай.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз