news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан башкаласында һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк

9 февральдән 10сына каршы төн быелгы кышта Казанда иң суык төн булачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 9 февральдән 10сына каршы төн быелгы кышта Казанда иң суык төн булачак. Профессор, КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метеоролог дүшәмбе көнне, 3 февральдә күзәтелгән аномаль җылы һава торышына игътибар юнәлтте. Бу көнне Татарстан башкаласында һава температурасы +2 градус тәшкил итте һәм күпьеллык нормадан 15 градуска узып китте.

Галим ышандырганча, якын көннәрдә аномаль җылылыкны Арктика салкыны алыштырачак. «Татар-информ» агентлыгы ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән тиздән көннең суытачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

«Нигездә, төнлә сизелерлек салкынайтачак. Әйтик, якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -22 градуска кадәр төшәр дип көтелә», - диде Переведенцев. Аның сүзләренчә, шуннан соң озак та үтмәстән Казанда янә җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100