news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» агентлыгы яңалыкларын Татарстан радиоларында да тыңларга мөмкин

Агентлык яңалыклары рус һәм татар радиостанцияләре эфирында тәкъдим ителәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы яңалыкларын Татарстан радиоларында да тыңларга мөмкин
pixabay.com

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Хәзер «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яңалыкларын Татарстан радиостанцияләре эфирында да тыңларга мөмкин.

Аерым алганда, агентлыкның татар телендәге яңалыклары «Күңел радиосы», «Арча радиосы», «Биектау ФМ», «Буа ФМ», «Нократ дулкыннары», «Дулкын радиосы», «Актаныш радиосы» һәм «Мөслим МР» радиостанцияләрендә эфирга чыгачак.

Аларның күпчелегендә «Татар-информ» агентлыгы яңалыкларын дүшәмбедән җомгага кадәр 8, 12, 14 һәм 17 сәгатьләрдә тыңлап булачак. Бары тик «Мөслим МР» һәм «Актаныш радиосы»нда гына алар 13 сәгатьтә (шулай ук дүшәмбедән җомгага кадәр) тәкъдим ителәчәк.

Агентлыкның рус телендәге яңалыкларын исә дүшәмбедән җомгага кадәр «Комсомольская правда Казань», «Авторадио – Заинск» һәм «Ди-ФМ – Нижнекамск» радиостанцияләрендә тыңларга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы яңалыклары «Комсомольская правда Казань» радиосында - 7, 8, 9, 12, 13, 14, 16 һәм 17, «Авторадио» (Зәй) эфирында – 14 һәм 17, «Ди-ФМ – Нижнекамск» радиосында 12.50 һәм 17.50 сәгатьтә эфирга чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100