Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Казанда суперкомпьютер һәм мәгълүматлар фабрикасы булдыру идеясен хуплады
РФ Президенты Череповец шәһәрендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә куәтле суперкомпьютер үзәкләре һәм мәгълүмат фабрикалары челтәрен үстерергә кирәк. Мондый фәнни структуралар интеллектуаль потенциал тупланган территорияләрдә барлыкка килергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда әнә шундый фикер белән килеште.
Югары технологияле фәнни үзәкләрне үстерү турындагы мәсьәлә белән дәүләт башлыгына Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Исәпләү технологияләре институты директорының беренче урынбасары Андрей Юрченко мөрәҗәгать итте. «Безнең күзлектән караганда, куәтле суперкомпьютер үзәкләре челтәрен үстерү дөрес булыр иде, алар Мәскәүдә генә түгел, Санкт-Петербургта, Новосибирскида, Казанда да урнашсын иде. Мондый үзәкләр мәгълүматлар фабрикалары челтәрен булдыру өчен база була ала» , - диде Юрченко.
РФ Президенты тәкъдимне хуплады. «Мине, бер яктан, Мәскәүдә барысы да үсүе сөендерә,әмма башкалада суперконцентрация баруы борчый. Шуңа күрә минем йөкләмәмнең максаты - ил буенча инфраструктураны тигез бүлү» - дип җавап бирде Путин.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, илгә төбәкләрдә суперкомпьютер үзәкләре генә түгел, алар арасында элемтә системалары да, шулай ук мәгълүматлар фабрикалары челтәре дә кирәк. «Болар барысы да безнең планда. Моның артыннан контрольлек итүче органнар бик игътибар белән күзәтсен һәм үтәлешне контрольдә тоту җайга салынсын иде. Бөтен система ил территориясе буенча тигез бүленергә тиеш. Һәрхәлдә, интеллектуаль потенциал булган территорияләрдә», - дип искәртте Путин.
РФ Президенты Владимир Путин Череповец химия-технология көллиятендә булды, анда төбәк җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз