news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районының бер мәктәбендә автокласс ачылды

Яңартылган бина тематик стендлар, уку кирәк-яраклары, юл билгеләре модельләре, светофор белән җиһазланган.

Менделеевск районының бер мәктәбендә автокласс ачылды
mendeleevskyi.ru

(Менделеевск, 4 февраль, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары», Анжела Райсян). Менделеевск районында дүртенче мәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча автокласс ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңартылган бина тематик стендлар, уку кирәк-яраклары, юл билгеләре модельләре, светофор, «Юл хәрәкәте әлифбасы» икеяклы магнит-маркер тактасы, «Юллар әлифбасы» өстәл уены белән җиһазландырылган.

Мәктәп директоры Луиза Хәбибуллина район юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева һәм ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Айрат Гасыймовка заманча бүлмә өчен рәхмәт белдерде.

Автокласста булдырылган шартларны беренчеләрдән булып өченче һәм дүртенче сыйныф укучылары сынады. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Лилия Гыйззәтуллина 11 сыйныф укучылары Зарина Елизарова һәм Ангелина Юмагужина белән викторина үткәрделәр.

Балалар алты турда каралган биремнәрне чиште. Һәр дөрес җавапка баллар өстәлә. Яшь армиячеләр беренче урынны яулады, икенче — юидчылар. Укучылар истәлекле бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтаручы асма бизәкләр алдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100