news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда коронавируска каршы Россиядә уйлап табылган препаратны сынаячаклар

Табиблар әлегә вакцина уйлап табуны тизләтү өчен Россиядәге бу авыруны йоктырган пациентлардан вирусның штаммын турыдан-туры аерып алуга ирешмәде, диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевой.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Кытайда 2019-nCov коронавирусына каршы көрәштә Россиядә уйлап табылган триазавирин препаратын сынаячаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краевойга сылтама белән хәбәр итә.

Табиблар әлегә вакцина уйлап табуны тизләтү өчен Россиядәге бу авыруны йоктырган пациентлардан вирусның штаммын турыдан-туры аерып алуга ирешмәде, дип өстәде Краевой.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100