news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә яңа балалар бакчасының икенче катын төзүгә керешкәннәр

Төзелеш эшләре график нигезендә бара.

Минзәләдә яңа балалар бакчасының икенче катын төзүгә керешкәннәр
menzela.ru
(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Минзәләдә төзелә торган яңа балалар бакчасының икенче катын өяргә тотынганнар. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Төзелеш эшләре график нигезендә бара. Төзүчеләр беренче катын плитәләр белән ябуны төгәллиләр.
 
Хәзерге вакытта бинаның икенче катын күтәрү эшләре дәвам итә. Төзелеш материаллары белән өзекләр юк, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot