news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ВИЧ-инфекциялеләр сафлары тулылана

ВИЧ-инфекциялеләр сафлары тулылана

(Казан, 4 февраль "Татар-информ"). Татарстанда 27 гыйнвардан 2 февральгә кадәрге чорда ВИЧ-инфекция йоктыруның 11 очрагы теркәлгән. "ВИЧ" диагнозының иң күбесе - биш очрак - янә республика башкаласында ачыкланган.

РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Җәзаларны үтәү идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгы учреждениеләрендә бу чорда өч авыру теркәлгән. Республиканың Әлмәт, Бөгелмә һәм Нурлат районнарында әлеге куркыныч диагноз берәр кешегә куелган.

Бүген табиблар хисабында "ВИЧ" диагнозы белән республиканың 6252 кешесе тора, шулар исәбендә 2208е - Казанныкы.

news_right_1
news_right_2
news_bot