Татар-башкорт тарихын өйрәнүчене искә алабыз

Татар-башкорт тарихын өйрәнүчене искә алабыз

(Уфа, 4 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). 3 февраль көнне Уфада Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә күренекле галим-этнолог, антрополог һәм археолог Сергей Руденконың тууына 120 ел тулуга багышланган «түгәрәк өстәл» сөйләшүе булып үтте.

Китапханә хезмәткәрләре әлеге мөһим чарага җентекле әзерләнгән. Алар Сергей Руденконың милли китапханәдәге барлык китапларыннан һәм хезмәтләреннән зур күргәзмә дә оештырган. Атаклы галимнең татар һәм башкорт халыклары тарихын төпле өйрәнүе, бу тарихка дөрес-хак бәя бирүе күпләргә мәгълүм. Күргәзмәдә С. Руденконың татар һәм башкорт халыклары тарихына кагылышлы хезмәтләре дә урнаштырылган иде. Очрашуга килүчеләр сөйләшү башланганчы алар белән якыннан таныша алды.

«Түгәрәк өстәл» сөйләшүенә Башкортстандагы күренекле галимнәр, тарихчылар, этнологлар һәм антропологлар чакырылган. Чыгыш ясаучылар С.Руденконың фәнни хезмәтләренә югары бәя бирде. Татар һәм башкорт халыклары тарихын өйрәнүдә аның бары тик дөреслеккә генә таянып эшләвен билгеләде сөйләшүдә катнашучылар. Тарихи хакыйкатькә хилафлык китермичә, татар һәм башкорт, гомумән, төрки халыкларның үткәнен төпле тикшергән сирәк рус галимнәренең берсе ул Руденко дигән фикерне һәммә чыгыш ясаучы ачык әйтте.

Сергей Руденконың 120 еллыгына багышланган чаралар февраль аенда башка урыннарда да дәвам итәчәк. Киләсе зур чара Россия Фәннәр академиясенең Башкортстан гыйльми үзәгендә булачак. Андагы фәнни конференциядә шулай ук республиканың күп кенә танылган галимнәре катнашачак.