Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районында мунча себеркесеннән чыршы ясаганнар
Мәдәният йорты хезмәткәрләре учреждениене һәм аның территориясен үзенчәлекле итеп бизәгән.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлат районының Кичкальня авылында йорт яны территорияләрен Яңа елга бизәү конкурсына нәтиҗә ясадылар. Анда авылда яшәүче 20 кеше катнашкан. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә.
Авылда яшәүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы ясап куйган, чыршы бизәгәннәр, йортларны һәм коймаларга иллюминация куелган.
Фаик Нотфуллин 2021 ел символы – кардан үгез ясап куйган. Жюри аның эшен иң яхшы кар сыны буларак билгеләп үткән.
Авыл мәдәният йорты да бәйгегә үзенчәлекле эшләрен тәкъдим иткән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре мунча себеркесеннән чыршы ясаган, ә йолдыз урынына табак куйган. Композициянең матурлыгын һәм үзенчәлекле булуын республикада яшәүчеләр дә бәяләгән. Фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.
Яңа ел уңаеннан уздырылган концертта конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Фәлис Сабиров җиңүчеләрне котлады, аларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз