news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки егете районның төп чыршысы бәйрәмендә сөйгән кызына тәкъдим ясаган

Рөстәм Фәткуллин сәхнәгә роза бәйләме белән чыкты һәм сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

Әлки егете районның төп чыршысы бәйрәмендә сөйгән кызына тәкъдим ясаган
«Алькеевские вести»

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлки районында яшәүче Рөстәм Фәткуллин районның төп чыршысы бәйрәмендә сөйгән кызы Рамилә Гайфуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы яза.

Рамилә Гайфуллина район Мәдәният йортында эшли. Яңа ел кичендә ул коллектив белән бәйрәм чарасында чыгыш ясаган. Аның чираттагы чыгышыннан соң Рамил Фәткуллин сәхнәгә роза бәйләме белән чыкты һәм йөзек бүләк итеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Рамилә риза булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100