news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшли

Татарстан башкаласы парковкаларының ташламалы эш режимы 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Казанда муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшли

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Моннан тыш, парковка өчен түләү 22, 23 февраль, 8 март, шулай ук 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрьдә алынмаячак», — диелә башкарма комитет матбугат хезмәте хәбәрендә.

Муниципаль парковкаларда машиналарны шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә бушлай куярга мөмкин булачак.

Ноябрь аенда Казан парковкаларының ташламалы эш режимының гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәге билгеле булган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100