news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен быел яз көне индексацияләргә җыеналар

Россия Президенты Владимир Путин эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү буенча тәкъдимнәрне 1 февральгә кадәр тапшырырга кушты.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабат индексацияли башлау мәсьәләсен гыйнвар-февраль айларында хәл итүләре ихтимал. Шул чакта пенсионерларның бу категориясе инде яздан ук индексацияләнгән пенсия ала алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Тарасенкога («Бердәм Россия») сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү буенча тәкъдимнәрне 1 февральгә кадәр тапшырырга кушты, йөкләмәләр исемлеге дүшәмбе көнне Кремль сайтында урнаштырылган.

«Эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабат индексацияли башлау өчен сәяси ихтыяр кирәк дип саныйм. Ул күрсәтелде. Системаны үзгәртеп кору өчен кирәк булган реаль вакыт эчендә ул гамәлгә ашырылачак. Гыйнвар-февраль айларында бу проблеманы хәл итеп булыр дип уйлыйм… Минемчә, эшләүче пенсионерлар да, иминият пенсиясен алу хокукын булган башка гражданнар кебек үк, язын ук үз пенсиясен индексацияләүне ала алыр дип уйлыйм», — диде Тарасенко.

«Шактый акча кирәк булачак. Тик бу үзен аклаячак, чөнки дәүләт соры хезмәт хакы һәм башка чыгымнар аша күбрәк югалта. Кешеләр үз пенсиясенең тиешле күләмдә индексацияләнмәвеннән югалтуны компенсацияләү юлларын таба», — дип өстәде депутат. 

news_right_1
news_right_2
news_bot