news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайның иң яхшы энергетикларын район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы Камил Гыйльманов котлады.

Аксубайның иң яхшы энергетикларын район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Елның йомгаклау киңәшмәсендә намуслы хезмәтләре, ягулык-энергетика комплексы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Камил Гыйльманов бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер Алексей Ярославлевка һәм оператив төркемнең әйдәп баручы инженеры Александр Мясниковка Рәхмәт хатлары тапшырды. Марат Сруртдинов җитәкчелегендәге район энергетиклары аерым хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек, дип билгеләп үтте ул.

Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы җитәкчелеге Алексей Валерьевичны үзенә йөкләнгән эшне җаваплы башкаручан хезмәткәр буларак характерлый. Ул электр челтәрләрендә 2014 елның февраленнән бирле эшли.

Александр Михайлович районның энергетика тармагында 22 ел эшләгән. Марат Сруртдинов сүзләренчә, ул эшен нигезле белүе һәм эш тәҗрибәсе белән аерылып тора.

Югары көчәнешләр, тәүлек буе эшләү графигы һәм зур җаваплылык — болар барысы да үз эшләренә бирелгән, кешеләргә яктылык китерүче батырларга тиң кешеләр хезмәте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100