news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда республика кунаклары Хәсән Туфанның туган ягында Яңа ел бизәлешен бәяләде

Кунаклар Иске Кармәтнең заманча авыл булуын билгеләп үтте.

Аксубайда республика кунаклары Хәсән Туфанның туган ягында Яңа ел бизәлешен бәяләде
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубайның Иске Кармәт авылында башкалабыз кунакларын каршы алды. Бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның туган ягына Яңа ел бизәлеше буенча республика комиссиясе килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды, ә бәйрәм буласы урынга аларны төрле төстәге утлар белән бизәлгән ат арбаларында алып килделәр. Искекармәтлеләр кунакларны флеш-моб белән каршы алды, анда олысы да, кечесе дә биеде. 

«Ел саен бездә авыл җирлекләре, район дәрәҗәсендә шундый конкурслар уза. Без ел саен республика комиссиясенә, ул бәя бирсен өчен, яңа ел бизәлешен күрсәтергә тырышабыз», — диде район башлыгы Камил Гилманов.

Комиссия җитәкчесе, «Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков, бүген сезнең район — дүртенчесе, дип билгеләп үтте. 

«Һәркайда матур. Авыл җирлекләре дә, район үзәкләре дә яңа ел бизәлешенә үзенчә җаваплы якын килгән. Әмма бүген минем күңелемә хуш килгән иң мөһим нәрсә, ул безне һәркайда да игелекле кешеләрнең каршы алуы булды», — диде Владимир Константинович. 

Кунаклар искекармәтлеләрнең заманчалыгын билгеләп үттеләр. Мәдәният учагы янында Яңа елга кадәр берничә көн кала боз шәһәрчеге — чып-чын боз ныгытмасы төзелде. Аның стеналары артында боздан кисеп әкият геройлары ясалган. Ел символы, боз тәхете, мич һәм Кыш бабай белән Кар кызы, болар барысы да иллюминацияләр белән яктыртылган. Боздан рәсемнәр төшереп ясалган таучыкны балалар аерым яратты.

Мәдәният учагы территориясендә кардан ясалган сыннар да боздан ясалганнан бер дә ким түгел. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре кунакларны баянда уйнап һәм күтәренке кәеф белән өч телдә сәламләп каршыладылар. Мич башында утырган Емеля кунакларны коймактан авыз итәргә чакырды. Барысын да коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100