news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Microsoft компаниясе Windows 7 операцион системасын яңартуны гыйнварда туктата

Компания операцион системаның унынчы версиясен эшләп бетерәчәк.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). 14 гыйнвардан Microsoft компаниясе Windows 7 операцион системасын яңартуны туктатачак. Моңа кадәр кулланучылар әлеге операция системасын алмаштыра ала, чөнки элеккесе тиешле иминлек дәрәҗәсенә туры килмәячәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Киберһөҗүм очраклары арту сәбәпле, компания Windows 7 операция системасын яңартуны туктатачак. Алардан саклау өчен операция системасының унынчы версиясе эшләнгән.

«Microsoft компаниясе Windows 10 операция системасын эшләп бетерү һәм актуальләштерү өчен көч куячак», дип сөйләделәр Microsoft матбугат хезмәтендә.

Компаниядә кулланучыларга заманча таләпләргә җавап бирми торган гаджетларны яңартырга киңәш иттеләр. Аларга яңа операция системасы урнаштыру җитештерүчәнлеген киметергә мөмкин.

Моннан тыш, искергән җайланмалар Windows 10 иминлегенең төп мөмкинлекләрен, мәсәлән, йөзләрне танып белү һәм бармак эзләрен системасын эшләтә алмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot