news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында Мәүла Колыйга истәлек тактасы ачу мәсьәләсе каралачак

Мәүлә Колый истәлеген мәңгеләштерү өчен киләчәктә районда мемориаль такта урнаштыру, парк ачу һәм Чыты авылында Мәүлә Колый исеме белән мәчет ачу планлаштырыла.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елның апрель башында Питрәч авылында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция XVII гасыр татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Мәүлә Колыйның тормышын һәм мирасын өйрәнү проблемаларына багышланачак. Конференциягә әзерлек кысаларында 9 декабрьдә Питрәч авылы мәдәният йортында Мәүлә Колыйга истәлек тактасы ачу мәсьәләсе каралачак.

Әлеге түгәрәк өстәл 12.30 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә, спикерлар чыгышы, бүләкләү тантанасы оештырылачак. Очрашуда Татарстанның туган якны өйрәнүче-тикшеренүчеләре, укытучылар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашачак. Бу хакта конференцияне оештыручылар хәбәр итә.

Мәүлә Колый истәлеген мәңгеләштерү өчен киләчәктә районда мемориаль такта урнаштыру, парк ачу һәм Чыты авылында Мәүлә Колый исеме белән мәчет ачу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100