news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков ковидка каршы мөмкин булырдай яңа чаралар турындагы сорауга җавап бирде

Карарлар әлегә юк, ә яңа чикләүләр турындагы мәсьәлә Кремль вәкаләтләрендә түгел, диде дәүләт башлыгы матбугат секретаре.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Омикрон-коронавирус штаммы аркасында Россия Президентының куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы карарлары әлегә юк, ә яңа чикләүләр турындагы мәсьәлә Кремль вәкаләтләрендә түгел. Мондый аңлатмаларны ТАССка дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков бирде.

«Әлегә карарлар юк», — диде Песков Владимир Путин өчен куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы сорауга җавап итеп.

Искәртеп узабыз, Көньяк Африка Республикасыннан Россиягә кайткан ике кешенең коронавируска ПЦР-тесты уңай булган иде, штамм әле билгеләнә.

«Омикрон» Россиягә үтеп кергән очракта, вируска каршы чараларны көчәйтү мөмкинлеге турындагы сорауга Песков: «бу Кремль вәкаләтләрендә түгел», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100