news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь краеның «Бәйрәм» ансамбле «Әпипә» татар халык биюе бәйгесендә гран-при алды

«Әпипә» Бөтенроссия үзэшчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесе быел беренче тапкыр үткәрелде.

Пермь краеның «Бәйрәм» ансамбле «Әпипә» татар халык биюе бәйгесендә гран-при алды
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Чулпан» концертлар залында «Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларның татар халык биюе телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. Пермь краеның «Бәйрәм» ансамбле гран-при иясе булды.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Мирас» ансамбле җитәкчесе Дәүләт Умеров, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең халык иҗатын үстерү буенча директоры урынбасары Эльвина Якупова бәяләде.

Жюри костюм стилистикасы, бию техникасы, чыгышның эчтәлеге, реквизитларга игътибар итте һәм киңәшләр бирде. «Бәйрәм» ансамбле «Без булдырабыз» дип аталган чыгыш тәкъдим итте. Жюри әгъзалары чыгышның җырлы-биюле, драматургияле булуын ассызыклады.

Беренче урынны Пермь краеның «Гүзәл Чулман» халык ансамбле яулады, алар үз төбәкләренә хас «Кәтикә» биюен башкарды. Икенче урын Чүпрәле районының «Таң» ансамбленә, өченче урын Мөслим районының «Ык буйлары» коллективына бирелде.

Жюри әгъзасы Рауза Солтанова фикеренчә, бәйге сәнгатьне үстерүдә зур адым булып тора.

«Ул халык биюенең нинди дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Биюнең үзенчәлекләрен саклап калу гына түгел, үстерү дә бик мөһим. Бию костюмының үзенчәлекләрен дә дөрес күрсәтергә кирәк бию костюмы культурасын күтәрүгә игътибар бирергә кирәк. Биючеләр әле булган мирасны куллана, яңалык кертелсен иде», — ди ул.

Бәйгедә Коми республикасыннан килгән коллектив та катнашты, Татарстанның төрле районнарыннан коллективлар килгән иде.

  • Бәйге Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә беренче тапкыр уздырылды. Бәйге Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Бәйгенең төп максаты — халыкның мәдәни мирасын баету, татар халык биюен саклау, үзешчән бию коллективларының башкару осталыгын камилләштерү.



Галерея: "Әпипә" татар халык биюе бәйгесеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100