Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусына лаек булу сәбәбе ачыкланды
Казан - тынычлык символы һәм төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату гомер иткән урын, дип искәртте Таха Айхан.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казан – күпләгән цивилизацияләр, конфессияләр һәм милләтләр бергә тупланган урын ул. Шәһәр үзенә күрә тынычлык символы санала. Татарстан башкаласына нәкъ менә шуңа күрә дә 2022 ел өчен ислам дөньясының яшьләр башкаласы исеме бирелде. Ислам хезмәттәшлек оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан шулай дип белдерде.
«Казан - тынычлык символы һәм төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату гомер иткән урын. Без Казанны цивилизацияләр диалогында гаять зур роль уйный торган бай тарихи мираска ия цивилизацияләр бишеге дип күз алдына китерәбез», - дип искәртте Таха Айхан ТАСС агентлыгында узган брифингта.
Ул Казанда динамик үсеш, түземлелек һәм толерантлыкның үзара ярашуын билгеләп үтте.
Ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусы Казанда Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре вәкилләре катнашында зур халыкара чаралар үткәрүне күздә тота. Былтыр алар Бангладешта узган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз