Чирмешән районында якташлар очрашуында Туймәт авылына трактор бүләк иттеләр

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин хезмәттәшләренә, авылга ярдәм итүче бүгенге чара кунакларына рәхмәтләрен җиткерде.

(Чирмешән, 3 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авылында җитәкче урыннарда эшләүче, шәһәр һәм районнар белән идарә итүчеләр авылдашлары белән очрашты, истәлекләре белән уртаклашты. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев авыл җирлегенә бәләкәй «Беларус» тракторы бүләк итте. Тракторны очрашу узган авыл мәдәният йорты каршына кайтарып куйганнар.

«Туймәт — әниемнең туган авылы, мин үзем дә биш яшемә кадәр биредә еш кунак булдым, аның урамнарында уйнап үстем. Менә шушы мәдәният йортында караган беренче кинофильм да исемдә әле. Бу трактор авылдашларга хезмәт итсен, авыл урамнары чиста булсын», — дип балачак хатирәләре белән уртаклашты Рөстәм Нуриев.

«Татойлгаз» җәмгыяте генераль директоры Роберт Фәссахов туган авылына эзен суытмый, аның тырышлыгы белән Туймәт сулы да, газлы да, юллы да булды. Аның ярдәмен санап бетерерлек түгел. Әлеге очрашуга ул авыл турындагы яңа китапның сигнал нөсхәсен алып кайткан. Татар һәм рус телендәге басманы авылдашларына танышырга һәм төзәтмәләр кертергә тапшырды.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов кулына, авыл мәшәкатьләренә тоту өчен, акча салынган конверт тапшырды. Ул шәһәрдә үссә дә, җәйләре әнисенең туган авылы Туймәттә үткән.

Казан халык сәнгате техникумы директоры, Чирмешән якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Рушания Сәүбанова туган авылын ярату хисен үзенең җыры аша җиткерде, авыл мәктәбенә, балалар бакчасына, мәдәният йортына, китапханәгә бүләкләр тапшырды. Кунакларга да истәлеккә техникум укучылары ясаган эшләрне бүләк итте.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин хезмәттәшләренә, авылга ярдәм итүче бүгенге чара кунакларына рәхмәтләрен җиткерде.

Туймәт авылында 188 йортта 479 кеше гомер итә. Тырыш халык бакчачылык, умартачылык, сәүдә, фермерлык белән шөгыльләнә, нефть тармагында хезмәт куючылар да бар. Мәчет авылның рухын җылытып тора. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшләп тору да сөенечле хәл.