news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 декабрьдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 декабрьдә, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Казанлылар Татарстан муниципаль районнарының фермерлары җитештергән продукцияне 15 мәйданда 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып ала алачак. Ярминкәләр атна саен 25 декабрьгә кадәр уздырыла.

Ярминкәләрдә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың 22 агросәнәгать комплексы оешмасы катнаша. 11 сентябрьдән шәһәрдә 12 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, шул вакыт эчендә 430,3 млн сумлык продукция китерелгән. Җитештерүчеләр тәүлегенә уртача 35,8 млн сумлык продукция сата, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100