news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылу ункөнлеге башланды

3 декабрьдән башлап 13 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә басмаларга 13 процентка кадәр ташлама белән язылып була.

«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылу ункөнлеге башланды
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына, район газеталарына язылып була.

Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100