news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фондында инвалидларга пенсия билгеләү тәртибен аңлаттылар

3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 11 миллионнан артык кеше инвалидлык буенча пенсия ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фонды сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Россиядә әлеге дата шулай ук аерым әһәмияткә ия, чөнки илдә инвалидлык дәрәҗәсе төрле булган 11,7 миллион кеше исәпләнә. Күпчелек илләрдәге кебек үк, Россиядә дә инвалидлар өчен кайбер ярдәм чаралары каралган, аларның бер өлеше Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә», - диелә хәбәрдә.

Хәбәрдә аңлатып үтелгәнчә, Россия Пенсия фонды инвалидларга өч төрдәге (иминият, дәүләт һәм социаль) пенсия түли. Иминият пенсиясе һичьюгы бер көн эшләгән һәм стажы булган инвалидларга бирелә. Аны 2,05 миллион кеше ала, уртача күләме 9,8 мең сум тәшкил итә.

Инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе хәрби хезмәттә, космик очышлар әзерләгәндә яки башкарган вакытта, радиацион һәм техноген һәлакәтләр аркасында инвалид калган гражданнарга түләнә. Бүген мондый пенсияне 41 мең кеше ала, аның уртача күләме 13,2 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100