news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Дәүләт Думасы депутаты Актаныш районы объектларында булды

Дәүләт Думасы депутаты Актаныштагы 73нче үзәк даруханә булып, кешеләргә кирәкле иң мөһим дарулар белән тәэмин ителешне карады.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Актаныш районы объектларында булды
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 3 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Рузилә Хәсәнова). Бүген Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актаныш районына эшлекле сәфәр белән килде. Кунакны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм озатып йөрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әнәк  авылының «Бабайда кунатка» паркы Актаныш районына эшлекле сәфәрнең башлангыч ноктасы булды. Аннары Әлфия Когогина Иске Богады авылына юнәлде, анда ул мәдәният йорты төзелеше барышы белән танышты.

Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернатындагы Әлфия Авзаловага багышланган музейның эшчәнлеген дә уңай бәяләде. Укучылар үзләренең танылган шәхесләрен белеп үсәргә тиеш дигән фикерен дә җиткерде.

Дәүләт Думасы депутаты Актаныштагы 73нче үзәк даруханә булып, кешеләргә кирәкле иң мөһим дарулар белән тәэмин ителешне карады. Хәзерге, коронавирус чорында әлеге авыруга каршы көрәшү өчен бушлай бирелүче даруларның ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксынды.

«Ноябрь ахыры, декабрь башында гына да өендә дәваланучы 110 авыруга табиблар язган рецепт белән дарулар волонтерлар, фельдшерлар аша тапшырылды. Даруханәдә федераль исемлектә булган антибиотиклар, вируска каршы дарулар, витаминнар бар. Әмма цефтриаксонның ампуладагысы юк», — дип бүгенге вазгыять белән таныштырды даруханә мөдире Рина Әмирханова. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева коронавирус, пневмония белән авыручыларга бушлай бирелә торган дарулар өчен квотаны арттырсыннар иде дип мөрәҗәгать итте. Әле районда пневмония белән авыручылар саны кимеми. Ә инде ел ахырына тикле каралган 131 квотаның бүгенге көндә 104е файдаланылган. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100