news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасы паспортындагы үзгәрешләр үз көченә керде

Хәзер таныклыкның алгы ягында өстә рус, француз һәм инглиз телләрендә «Машина йөртү таныклыгы» дигән язма урын алачак.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасы паспортына үзгәрешләр кертүгә бәйле боерыгы үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Хәзер таныклыкның алгы ягында өстә рус, француз һәм инглиз телләрендә «Машина йөртү таныклыгы» дигән язма урын алачак.

Моннан тыш, транспорт чарасы паспортына дәүләт теркәве сроклары, урыннар саны һәм автомобильнең техник яктан рөхсәт ителгән авырлыгы турында мәгълүматлар кертеләчәк.

Транспорт чарасын теркәү турында таныклык двигательнең ат көче белән исәпләнгән куәте һәм таможня чикләүләре турындагы мәгълүматлар белән тулыланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot