news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтовка 20 ел элек Хәсән Туфан музей-йортына биргән бүләген күрсәттеләр

Дәүләт Советы Рәисе урынбасарына музей экспонатларын күрсәттеләр.

Марат Әхмәтовка 20 ел элек Хәсән Туфан музей-йортына биргән бүләген күрсәттеләр
Салават Камалетдинов

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайда эш сәфәрендә булды. Аңа Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музей-йортына 20 ел элек үзе биргән бүләген күрсәттеләр.

Мөдир музей эчендә экскурсия үткәргәндә, почмактагы телевизор һәм видеоплеерга ишарәләде. Аны Марат Әхмәтов 20 ел элек, Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулган елны, музей ачылышына бүләк итеп тапшырган булган.

Марат Әхмәтов бу бүләкне күрсәткәч: «Димәк, телевизорны алмаштыру бурычы тора», — дип шаяртты. Эскурсиядә катнашкан затлар да: «Шуңа ишарә булды», — дип көлештеләр. 

Хәсән Туфанның авылда музей нигезендә 15 яшенә кадәр яшәгәне билгеле. Музей мөдире Хәсән Туфанның тормышы, иҗатына кыскача күзәтү ясады. Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил белән таныш, дус булганы турында сөйләде. Хәсән Туфан 1936 елда кулга алына, 15 ел гомерен төрмәдә уздыра. 

Музейда Хәсән Туфанның 60 яшьлегенә Язучылар берлегеннән бүләк ителгән басма машина, үзенең Коръән китабы, яшел карасы саклана.



Галерея: Аксубайның Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йортыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100