news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына ике ак арыслан китерделәр

Крикс һәм Каспер кушаматлы арысланнар 2014 елда Кырым Республикасының «Тайган» паркында дөньяга килгән.

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына ике ак арыслан китерделәр
скриншот

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына ике ак арыслан китерделәр. Бу хакта зооботаника бакчасының Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Крикс һәм Каспер кушаматлы арысланнар 2014 елда Кырым Республикасының „Тайган“ паркында дөньяга килгән. Зоопарк аларны цирктан сатып алды, җәнлекләр аренада чыгыш ясаган», — диелә хәбәрдә.

Зоопарк хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, арысланнар вольерда бер-берсе белән дус-тату яши.

Моңа кадәр зооботаника бакчасының коллекциясе Швейцариядән китерелгән алты шимпанзе белән тулыланган иде. Якын көннәрдә зоопаркка 30га якын алсу фламинго һәм сигез личи антилопасы алып кайтачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot