news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгыннар һәм аларда үлгән кешеләр саны кимегән

Быел 123 кеше, шул исәптән 11 бала янгында һәлак булган.

Татарстанда янгыннар һәм аларда үлгән кешеләр саны кимегән
Егор Никитин

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Татарстанда янгыннар һәм аларда үлгән кешеләр саны кимү тенденциясе күзәтелә. Тулаем алганда, соңгы биш елда янгыннар 6 процентка, һәлак булучылар 11,8 процентка кимегән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин әйтте.

Аның сүзләренчә, быел 11 айда янгыннар 3,3 процентка кимрәк. Былтыр 5639 булса, быел 5452 янгын теркәлгән.

Шул ук вакытта министр быел янгыннарны исәпкә алу тәртибе үзгәргәнен әйтте. Зыян күрүчеләр һәм матди зыян булмаса да, теләсә нинди ут чыгу янгын кебек теркәлә.

«Язын коры үлән янып китү очраклары бар, без тәүлегенә йөзләгән тапкыр аларны сүндерергә чыгабыз. 1 гыйнвардан болар барысы да  янгын кебек исәпкә алына. „Чын“ янгыннарны алсак, 2018 елда 2844 янгын, 2019 елда 2365 чыккан, янгыннар 17 процентка кимегән», — ди Рафис Хәбибуллин.

Ул янгыннарда үлүчеләр дә кимегәнен әйтте. 2018 елда шушы вакытка 124 кешенең гомере өзелгән булса, быел 123 кеше һәлак булган. Кимү 0,8 процент тәшкил итә. Тик янгыннарда гомере өзелгән балалар арткан. Былтыр 4 бала вафат булса, быел 11 бала янып үлгән.

Һәлак булучыларны исәпкә алу тәртибе дә үзгәргән. «Янгында пешкән, аннары хастаханәләрдә үлгән гражданнар янгында үлгән булып санала. 2019 елда мондый 18 очрак билгеле», — диде министр.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100